+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада осталарның осталары җыелачак

Уфада дөньяның 48 иле катнашлыгында киңкүләм иҗади күргәзмә узачак.

Уфада дөньяның 48 иле катнашлыгында киңкүләм иҗади күргәзмә узачак.

Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

3 июльдә Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында декоратив-гамәли сәнгать осталарының беренче халыкара күргәзмәсе ачыла. Дөньяның 48 иленнән танылган осталар һәм һөнәрчеләр үз эшләрен «Торатау» Конгресс-холлында тәкъдим итәчәк. Экспозициягә декоратив-гамәли сәнгатьнең уникаль үрнәкләре, халык костюмнары, зәркән эшләнмәләр һәм мәдәни кыйммәткә ия булган көнкүреш әйберләре керәчәк.

Шул ук көнне CIOFF яшьләр координация комитеты белән берлектә оештырылган «Дөнья халыкларының уен кораллары» фотокүргәзмәсе дә эшли башлаячак. Экспозициядә традицион уен коралларының рәсемнәре тәкъдим ителәчәк. Фотокүргәзмә белән 4 телдә танышырга мөмкин: урыс, инглиз, испан һәм француз телләрендә.

Күргәзмәләрне теләге булган һәркем 2021 елның 9 июленә кадәр карый ала.

Фото: culture.bashkortostan.ru
Читайте нас