"Яшел Башкортстан» акциясе 24 апрельдән 9 майга кадәр үткәрелде.
Чараларда республиканың 130 меңнән артык кешесе катнашты, алар торак пунктлар территориясендә 200 меңнән артык яшел үсенте, шул исәптән 25 меңнән артык эре агач, 175 мең агач һәм куак үсентесе утырттылар. Шулай ук компенсацион яшелләндерү үткәрелде, 5 мең агач алмаштырылды, шул исәптән 2 мең үсеп китә алмаган куак.
Чарада республика халкы, Бөек Ватан сугышы ветераннары, муниципаль берәмлек хакимияте башлыклары, депутатлар, хөкүмәт әгъзалары катнашты.
Республика районнарында һәм шәһәрләрендә яңа истәлекле бакчалар, аллеяләр, чаукалыклар барлыкка килде.
Киләсе акция көз булачак.
"Яшел Башкортстан» акциясе Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эш башкарылуының бер дәлиле булып тора.
Фото: Зөһрә Исламова.