+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чакмагышта ял итү урыннары арта

Юмаш авылында мәдәният һәм ял паркы ачылды.

Юмаш авылында мәдәният һәм ял паркы ачылды.

Чакмагыш районының Юмаш авылында мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасы булды. Авыл халкына зур сөенеч китерүче ял үзәге "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.

Ял паркын ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Соколов катнаштылар. “Умырзая” татар хатын-кызлары вокаль коллективы һәм Юмаш авылы клубының “Сеспел” чуваш халык фольклор ансамбле үзләренең чыгышлары белән чарага ямь өстәде.

"Матур, чиста һәм якты паркка карап, аңа күпме көч сарыф ителүен һәм проект тормышка ашсын өчен күпме эш башкарылуын аңлыйсың. Инициативалы һәм җаваплы кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә булдырылды ул", — дип билгеләп үтте Юмаш күпфункцияле клубының сәнгать җитәкчесе С. Яковлева.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас