+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Табигать белән дус бул!

Республиканың яшь экологлары "Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне"нә багышланган чараларда актив катнаша.

Республиканың яшь экологлары "Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне"нә багышланган чараларда актив катнаша.

Башкортстанда ел саен 5 июньдә билгеләп үтелүче "Эколог көне"н бәйрәм итү кысаларында белем бирү оешмаларында күп чаралар, шул исәптән экологик бәйрәмнәр, эколекторийлар, осталык дәресләре, флешмоблар, онлайн-викториналар үткәрелде.

Кайбер районнарда, шул исәптән Уфа шәһәрендә, 2020-21 уку елының экологик конкурсларында югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга грамоталар тапшырылды.

Шулай ук республиканың яшь экологлары "Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне"нә багышланган Бөтенрусия чараларында: “Экопатруль” конкурсында, ScienceSlam форматындагы фәнни экологик стендапта, #экоГТО экологик эстафетасында актив катнашты.

Моннан тыш, 14-16 июньдә Ишембай районында "Эколог көне"нә багышланган “Тыюлык утрауларының дуслары” XV республика слет-конкурсы узачак. Аны Мәгариф һәм фән, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыклары, Республика балалар экология-биология үзәге, “Торатау геопаркы”ның “Фән, мәгариф, экология, мәдәният һәм туризм үзәге” оештыра.

Яшь экологларның катнашуы һәм табигатьне саклау акцияләре республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту, халыкның экологик мәдәниятен күтәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Әлеге чаралар ил Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас