Башкортстанда 18 июньнән 25 июньгә кадәр «Русия суы» су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенрусия акциясен гамәлгә ашыру кысаларында «Ыкның чиста ярлары» акциясе планлаштырылган.
Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәсе башлыгы Азат Кәримов сүзләренә караганда, акциядә катнашучыларның һәркайсы республиканың җиде муниципаль берәмлеге территориясе буйлап ага торган Ык елгасының яр буе зонасын тәртипкә китерү һәм чисталыкны саклау өчен үз өлешен кертәчәк. Ык елгасының чишмә башы булып Бәләбәй районында Ик-Вершино авылы һәм Бишбүләк районында Игнашкино авылы янында ике чишмә тора.
Чара Бишбүләк районында үткәрелә башлаячак. Аннары Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы, Туймазы районнарында үткәрү планлаштырыла. Чараның соңгы этабы булып Октябрьский шәһәре чикләрендә елга ярларын чистарту тора.
Җыештыру барышында кулланылган полиэтилен савытлар, пыяла ватыклары, алюминий һәм тимер эшләнмәләр калдыкларын аерым җыю күздә тотыла.
Министрлык халыкны уз төбәкләрендә сулыкларны чистарту буенча чаралар үткәрергә чакыра.
Исегезгә төшерәбез, «Русия суы» бөтенрусия экология акциясе 2014 елдан бирле үткәрелә һәм Русиядә иң зур һәм иң популяр экологик акцияләрнең берсе булып тора.
Башкортстан инде берничә ел «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Русия суы» акциясендә актив катнаша. Акция чаралары ел саен апрельдән октябрь аена кадәр төбәкнең бөтен территориясе буенча үткәрелә һәм «Яшел Башкортстан» республика экологик агарту проекты планына кертелгән.
Республикада 2020 елда су объектларын көнкүреш чүп-чарыннан һәм агач чүп-чарыннан чистарту буенча 600гә якын чара үткәрелде, яр буе полосасының 2500 километры чистартылды, акциядә 40 меңнән артык кеше катнашты.
Фото: Ренара Газина