+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Пенсионерлар сәяхәт итә

Башкортстанда пенсионерлар елга бер тапкыр бушлай сәяхәт итә ала.

Башкортстанда пенсионерлар елга бер тапкыр бушлай сәяхәт итә ала.

Башкортстанда былтыр сентябрьдә «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында өлкән буын өчен «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» күргәзмәсе узган иде. Туризм буенча дәүләт комитетында бу проект программасы республика территориясендә урнашкан туристлык объектлары, шул исәптән музейлар, дини объектлар һәм утарлар буенча бер-ике көнлек сәфәрне күз алдында тота, дип хәбәр иттеләр.

Экскурсияләр җәяүлеләр өчен дә, автобус белән дә оештырылырга мөмкин. Алар "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проектында катнашучыларга республиканың табигый мәрҗәннәре, мәдәни мирас, шулай ук туган як турында белергә мөмкинлек бирә.

Социаль турларны Туризм буенча дәүләт комитеты Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль үяклау министрлыгы, республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән берлектә оештыра. Туристик сәфәрдә 60 яшьтән, ә хатын-кызлар 55 яшьтән үк катнаша ала. Проектта катнашу бушлай. Проект кысаларында Башкортстан буйлап сәяхәткә елга бер тапкыр барырга мөмкин.

Проектта катнашу өчен, долголетие.соцтуризмрб.рф сайтында мөстәкыйль теркәлергә һәм уңайлы маршрут, датаны сайлап алырга, теләсә кайсы турга язылырга яисә район яки шәһәр округы хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: соцтуризмрб.рф


Читайте нас