+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Нур"да иртәгә премьера!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.


Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.

Уфа "Нур" татар дәүләт театры тамашачыларга янә премьера тәкъдим итә.
Театр сәхнәсендә Нәҗип Асанбаевның “Киң урамнар тар иде” музыкаль комедиясе иртәгә булачак. Спектакль Нәҗип Асанбаевның йөз еллыгына багышлана.
Комедиянең режиссеры - Зиннур Сөләйманов. Спектакльнең рәссамы Полина Емельянова булса, музыкаль яктан бизәлеш өстендә композитор Урал Мөхәммәдьяров эшли. Хормейстер - Афәрим Акчурин. Хореограф - Рәмизә Мөхәммәтшина. Әйткәндәй, җырлар өчен текстларны шагыйрә, "Кызыл таң" гәзите журналисты Ләйсән Якупова язган.
Спектакльнең сюжеты үткән гасырның 60нчы елларында бара. Бу чор - күпләр күңелендә иң матур хатирәләр булып саклана. Ә инде якты дөньяга соңрак туганнарның нәкъ шушы спектакль аша шул чорга "кайту" форсаты бар.

Фото: Эльвина Хәсәнова
Читайте нас