+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Болыннарда печән исе...

Хуҗалыклар печән хәзерләү эшләрен башлады.

Республикада 95 мең гектардан күбрәк җирдә печән чабылган. 15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, бу барлык күләмнең 21 процентын тәшкил итә.
Нәтиҗәдә 36,5 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Шулай итеп, азык белән тәэмин ителеш июнь уртасына шартлыча бер баш терлеккә 1,8 центнер тәшкил итә.
Авыргазы районында 26 мең тонна сенаж әзерләнгән. Шулай ук Чакмагыш һәм Дүртөйле районнарында да терлекләргә азык әзерләү актив башкарыла, анда 17 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән.
Печәнне исә иң күбе Нуриман районы хуҗалыклары әзерләгән. Анда бу күрсәткеч 3,7 мең тонна тәшкил итә.
Елның коры килүенә карамастан, азык-төлек әзерләү әлегә яхшы күрсәткечләргә ия. Былтыр "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында җыелган азык узган елга караганда күбрәк иде, быел дә шушы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлекләр бар.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас