+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Чишмә юллары яңартылды

Районда М5 “Урал" автоюлын төзекләндерү графиктан алда тәмамланды.

Районда М5 “Урал" автоюлын төзекләндерү графиктан алда тәмамланды.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Чишмә районында М5 “Урал" автоюлы – Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә автомобиль юлы участогы тулысынча яңартылды. Подрядчы – “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы – Чишмә юл ремонт-төзелеш идарәсе (ДРСУ).
Объектның озынлыгы 4 километр тәшкил итә. Эш барышында белгечләр тузган катламны фрезерлау эшләрен башкардылар һәм ком-таш катнашмасы белән яңа юлның нигезен ныгыттылар, асфальт-бетон катламын җәйделәр, юл кырыйларын тигезләделәр.
Төп эшләр тәмамланганнан соң яңа юл билгеләре куелды.
Автомобиль юлын ремонтлау графиктан алда башкарыла. Төзелгән контракт нигезендә, эшләрне сентябрь аенда тәмамлау планлаштырылган иде.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас