“Айдос” лагеренда ял итүче балалар смарт-китапханәдә булды.
Караидел районында Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында күпфункцияле китапханә ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә районның “Айдос” җәйге лагеренда ял итүче балалар смарт-китапханәдә булды.
Кызлар һәм малайлар, педагоглар белән берлектә, презентация карадылар, интерактив музейда булдылар, планеталарны өйрәнделәр, тәҗрибәләр үткәрделәр, интерактив өстәлдә логик уеннар уйнадылар. Кунаклар шулай ук китапханәнең бай фонды белән таныштылар.
“Балаларны китапханә залларының якты һәм уңайлы булуы сокландырды. Бу, чыннан да, хыял китапханәсе", — ди педагог Лариса Сафина лагерьга йөрүчеләрнең хис-кичерешләре белән бүлешеп.