+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сабантуйга рәхим итегез!

Уфа районының Шамонино авылында “Сабантуй-2021" узачак.

Уфа районының Шамонино авылында “Сабантуй-2021" узачак.

Әлеге матур чара Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

19 июньдә Шамонино авылы янындагы аланда “Сабантуй–2021” — хезмәт бәйрәме узачак.
— Бу көнне авыл халкы өчен төрле программа тәкъдим ителәчәк: җырлар, халык уеннары, осталык дәресләре, мавыктыргыч спорт ярышлары, — дип билгеләп үттеләр Уфа районы хакимиятендә.
Программада, шулай ук, милли көрәш, озынлыкка сикерү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, футбол, волейбол, батутлар һәм башка уеннар каралган.
Моннан тыш, аланда ук тирмәләр күргәзмәсе оештырылачак, ә барлык теләүчеләр милли ризыклар татып карый алачак.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас