Уфа юлларына ремонт ясау максатында берничә урамда юлларны вакытлыча тарайтып торачаклар.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында 28 июньгә кадәр башкаладагы Октябрь проспектының, 30 сентябрьгә кадәр СССРның 50 еллыгы урамының аерым өлешләрендә асфальт япмасын яңарту өчен автомобильләр хәрәкәте берникадәр чикләнәчәк.
Асфальт-бетон япма салу буенча эшләр алып барылган вакытларда бу урамнарда троллейбуслар хәрәкәте туктатылып торачак.
Шәһәр хезмәтләре уфалылардан һәм шәһәр кунакларыннан бу чорда кертелгән чикләүләр аркасында килеп туган туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Фото: Башинформ.