Төбәктә мал азыгы хәзерләүне дәвам итә. 17 июньгә 235 мең тонна сенаж салынган, бу - азыкның әлеге төренә ихтыяҗның 17 процентын тәшкил итә. Шулай ук төбәк хуҗалыкларында 61 мең тонна печән хәзерләнгән. Аеруча Балтач, Благовещен районнары хуҗалыкларында мал азыгы хәзерлләүгә игътибар зур, анда бүгенгә мал азыгы хәзерләү дәрәҗәсе 8,1 центнердан 11,8 центнерга кадәр тәшкил итә. Тулаем алганда, республикада мал азыгы хәзерләү кампаниясе республиканың барлык (48) районнарында да диярлек бара. 128 мең гектар күпьеллык үләннәр җыелган, бу барлык күләмнең 28 процентын тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, быел республикада мал азыгы үстерү мәйданнары (мал азыгы культуралары чәчүлекләре) барлык төр хуҗалыкларда 732 мең гектар тәшкил итә. Билгеле булуынча, чәчәү мәйданнары "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты нигезендә арттырылды. Фото: agriculture.bashkortostan.ru