+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Мәләвез күркәмләнә

Мәләвез шәһәренең үзәк өлешен төзекләндерү буенча "Каенлы юл" проекты Русия Төзелеш министрлыгы оештырган кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында 50-100 мең халкы булган шәһәр номинациясендә җиңүче булган иде.

Мәләвез шәһәренең үзәк өлешен төзекләндерү буенча "Каенлы юл" проекты Русия Төзелеш министрлыгы оештырган кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында 50-100 мең халкы булган шәһәр номинациясендә җиңүче булган иде.


Күптән түгел Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Алан Марзаев эш сәфәре белән Мәләвез шәһәренә барды.

Суүткәргеч һәм канализация торбаларын салу, территорияне чистарту, стоянканы асфальтлау буенча эшләр төгәлләнгән. Гомумтөзелеш эшләре, борт ташлары, тротуар плитәсе җәю, асфальт түшәү, тышкы яктырту һәм видеокүзәтү челтәрләрен булдыру, агач утырту, сәхнә монтажлау, вакташ, ком китерү, балалар мәйданчыгы нигезен бетонлау эшләре бара. Төзелеш мәйданчыгына материалларның 80 проценты һәм җиһазларның 95 проценты китерелгән. Эшләр графиктан бераз калыша. Әмма вакыт бар әле, подрядчы оешма объектны вакытында тапшырырга өметләнә.


Шәһәрдә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында Октябрь урамыннан алып спорт сараена кадәр (икенче этап) Мәләвез елгасы яр буен төзекләндерү эшләре бара. «РАСА» подрядчы оешмасы эшчеләре тырышлык сала. График буенча объектны октябрь ахырына кадәр тапшырырга тиешләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать территориясе шәһәр халкының, бигрәк тә балаларның яраткан урынына әверелде.


Фото: house.bashkortostan.ru



Читайте нас