Мәчәтле районының Теләш авылында урындагы мәдәният йорты базасында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында биредә зур эш башкарылды. «Бердәм Русия» проекты ярдәмендә яңа яктылык һәм тавыш көчәйтү җиһазлары, зур экранлы заманча проектор, тамашачылар залында яңа йомшак театр кәнәфиләре, сәхнә киемнәре, музыка инструментлары, компьютер техникасы сатып алынды. Гомум сумма - 4,2 миллион сум, дип хәбәр итә «Башинформа»га Мәчетле журналисты Анфиса Ишмөхәммәтова.
Моннан тыш, клубта урындагы бюджет хисабына агымдагы ремонт ясалган: коймалар яңартылган, керү төркеме, электрүткәргечләр алмаштырылган, фойе һәм беренче кат кабинетларына өлешчә ремонт ясалган. Шулай ук стеналар, идән, 2нче катта баскыч мәйданчыгы, балалар өчен уен бүлмәсе, тренажер залы, бию залы, музей бүлмәсе ремонтланган.
«Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелгән акчаларга 807 мең сум (республика бюджетыннан 757 мең сум һәм урындагы бюджеттан 50 мең сум) аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен шартлар тудырыла. Бу киләчәктә авыл мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле гражданнар катнашлыгында чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Бәйрәм кунакларын җыр һәм бию белән каршы алдылар, яңартылган авыл мәдәният йорты буйлап экскурсия уздырдылар. Бильярд залы, өстәл теннисы, балалар өчен уен бүлмәсе, тренажер залы, музей бүлмәсе бөтен кешене матурлык, сыйфатлы ут һәм акустика белән таң калдырды.
Теләшлеләрне Мәчетле район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Садыйков, район мәдәният йорты директоры Радик Шәрәфисламов, Ростов авыл хакимияте башлыгы Ирек Галимов һәм Тәхәветдиновлар гаиләсе котладылар.
"Күпфункцияле авыл мәдәният үзәге авылның иҗади тормышын тагын да кызыклырак итәргә, чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәр дип ышанабыз, яшьләр акрынлап үзләренең кече ватанына әйләнеп кайта башлаячак. Иң мөһиме, авыл яшәячәк", - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар. Алар теләшелеләрне мәдәният йорты милегенә сакчыл карарга чакырды.
Тантаналы өлештән соң клубның яңартылган сәхнәсендә концерт булды. Бәйрәм көне «Алтыннардан - алтын сарык йоны» фольклор бәйрәме белән дәвам итте, кул эшләре күргәзмәсе эшләде.
Теләш авылы клубы Мәчетле районында күпфункцияле үзәк статусына ия беренче учреждение булды.
Фото: Башинформ