+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әбҗәлилдә яңа "Сөт кухнясы" ачылды

«Сөт кухнясы» учреждениесе фирма тарату пунктлары челтәре географиясен киңәйтүне дәвам итә.

«Сөт кухнясы» учреждениесе фирма тарату пунктлары челтәре географиясен киңәйтүне дәвам итә.

Бу хакта Башкортостан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

- Без республиканың Әбҗәлил районында яңа ноктаны эшләтеп җибәрәбез. «Сөт кухнясы» җитештергән коры катнашмалар һәм натураль сөт продукциясе артыннан бирегә өч яшькә кадәр 500дән артык баланың әти–әниләре, шулай ук йөкле хатын-кызлар һәм туендыручы әниләр киләчәк, - дип сөйләде ведомство җитәкчесе.

«Сөт кухнясы»ның фирма өләшү пункты Әскар авылында Тангар урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр, 9.30-18.30 сәгатьтә эшләячәк. Бушлай продукция бирү - дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә эш көне дәвамында.

- Элек Әбҗәлил районында яшәүчеләр сөт продукциясен даруханә базасында ала иде, анда аны сату булмаган. Шуңа күрә «Сөт кухнясы»ның яңа тарату пункты ачылу аны яратучылар өчен яхшы яңалык булачак, - дип өстәде Алексей Гусев.

Фото: Башинформ
Читайте нас: