+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шатлыкның чиге юк

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Гафури районының Урыс Саскүле авылында ярты ел инде яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Гафури районының Урыс Саскүле авылында ярты ел инде яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли.

- Бу - барыбыз өчен дә зур шатлык һәм борчыган проблемаларны хәл итү. Әлеге шатлыклы вакыйгага кадәр без күп еллар авыл клубында эшләдек, ә соңгы 3 елда бөтенләй мәктәп спорт залында булдык. Хәзер инде бөтен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган җылы, якты һәм иркен бинада пациентларны рәхәтләнеп кабул итәбез, - дип сөйли фельдшер Глүзә Хәйбуллина.

Яңа ФАП төрле медицина җиһазлары, медикаментларны саклау өчен суыткычлар, стерилизаторлар белән җиһазландырылган. Саны сизелерлек арткан пациентлар да бик шат һәм яңа дәваханәгә килү бик күңелле, дип билгеләп үтә.

Фото: Лариса Дәүләтшина
Читайте нас: