+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Заманча аппарат ярдәм итә

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елның маеннан башлап Красноусол район дәваханәсендә "РуСкан 60" ультратавыш сканерында тикшеренү узарга мөмкин.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елның маеннан башлап Гафури районының Красноусол район дәваханәсендә "РуСкан 60" ультратавыш сканерында тикшеренү узарга мөмкин.

Сканер ультратавыш тикшеренүләренең сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирә. Хәзер фотосурәтләр яхшырак, ә диагностика төгәллеге югарырак.

- "Рускан 60" ярдәмендә йөклелекнең 14 атнасына кадәр акушерлык тикшерүе үткәрәбез; II-III триместрларда - кринингтан тыш ультратавыш тикшерүе; гинекология авыруларын, эндометрия паталогияләрен ачыклау һәм профилактикалау максатларында УЗИ үткәрәбез, – дип аңлата табиб акушер-гинеколог Эльвира Мәҗитова.

Хәзер хатын-кызлар консультациясенә килүче һәр кеше алдынгы технологияләре булган УЗИ-аппаратында тикшерелү мөмкинлегенә ия.

Фото: mrt-v-spb.ru
Читайте нас: