+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Безне юллар чакыра...

Республикада хәрәкәт итү инфраструктурасын камилләштерү буенча колачлы эшләр планлаштырыла.

Республикада хәрәкәт итү инфраструктурасын камилләштерү буенча колачлы эшләр планлаштырыла.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров югары вазыйфага керешкәч, Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында болай дигән иде: “Без, ихтыяҗдан чыгып, кешеләр өчен уңайлы транспорт схемасын җайга салачакбыз. Барлык пассажир ташучылар өчен бердәм транспорт картасын гамәлгә кертәчәкбез. Ул финанс агымына контрольлек, ә иң мөһиме — гадел конкурс гамәлләрен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Элек җинаять­челек һәм коррупция тантана иткән өлкәдә мәсьәләне хокук саклау органнары хәл итәчәк. Әле пассажирлар кичергән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
Юл инфраструктурасын үстерү буенча зур проектларны тормышка ашыруны республика өчен мөһим адым дип исәплим. Аларның күбесе федераль үзәктә хуплау тапты да инде. Беренче чиратта, бу — көньяк юнәлештә Агыйдел елгасы аша Уфада күпер төзү, “Уфа — Ырынбур” юлын дүрт полосага кадәр киңәйтү. Караидел авылы янында Караидел елгасы аша күптән көтелгән күперне төзеп бетерәчәкбез... “Транспорт инфраструктурасын яңартуның комплекслы планы” федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнашачакбыз. Аның буенча респуб¬ликаның биш елда 64 миллиард сум акча алуы мөмкин. Без юл инфраструктурасын тамырыннан яхшырту мөмкинлеге бирүче бу күләмле программага “теш-тырнак белән ябышырга” тиешбез. Нәтиҗәдә, бу эш республика халкы, кунакларыбыз өчен юл йөрүдә һәм инфраструктурада уңайлыклар булдыруда чагылачак”.


Республика Башлыгы бәян иткән максатларга эзмә-эзлекле ирешелеп килә. Кайбер проектлар гамәлгә ашырылса, икенчеләре буенча кызу эш бара. Узган атнада, әйтик, республика Хөкүмәтендә Башкортстанның тимер юл инфраструктурасын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итүенчә, ел башыннан алып тимер юл компа­нияләре республика территориясендә 1,2 миллион пассажирга хезмәт күрсәт­кән, аларның 1,1 миллионын — Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе хезмәтләндергән.
2021 елның мартыннан алып пассажирлар ташу күләме узган еллар дәрәҗә­сенә җитте һәм арта бара. Шулай итеп, ел ахырына тармакта 2019 елгы панде­миягә кадәр күрсәткечләрне арттырып үтәргә һәм 3 миллион пассажирга хезмәт күрсәтергә планлаштыралар. Бу мәсьәлә­не хәл итү берничә юнәлешне күздә тота.
Агымдагы елның апрелендә Башкортстанда “Уфа — Кумертау — Уфа” маршруты буенча “Орлан” беренче шәһәр яны поезды йөри башлады. Кыска гына вакыт эчендә ул республикада иң кирәкле маршрутларның берсенә әверелде: апрельдә поездда 3 мең пассажир йөрсә, май аенда ук бу күрсәткеч — 30 процентка, 4 меңгә кадәр арткан. Ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен 12 июньдә, планлаштырылган вакыттан алда, икенче поезд йөри башлады.
Шул ук вакытта Куйбышев тимер юлы белгечләре поезд хәрәкәтен оптималь­ләштерә башлады, ул Уфадан Күмер­тауга кадәр бару вакытын 3 сәгать 50 минуттан 3 сәгать 20 минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, “Орлан” республиканың иң тиз йөрешле шәһәр яны поезды булачак.
Моннан тыш, 2021 елның июлендә Ырынбур өлкәсе Транспорт министрлыгы вәкилләре белән берлектә “Орлан”ның “Уфа — Ырынбур” маршруты буенча тест сәфәрен үткәрергә һәм күрше төбәккә шәһәр яны поездының маршрутын озынайту мөмкинлеген бәяләүне планлаштыралар. Яңа составны Приют һәм Белорет тимер юлларында файдаланырга ниятлиләр. 2022-23 елларда әлеге маршрутларга заманча “Карлыгач” шәһәр яны поездлары чыгачак.
— Якын перспективада без шулай ук тиз йөрешле тимер юл каркасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк яңа маршрутлар ачарга ниятлибез. Ул Башкортстанның халык саны 2 миллионга якын булган эре шәһәрләрен колач­лаячак, — диде Александр Булушев.
Республика Башлыгы Башкортстан­ның тимер юл транспортын модерниза-цияләү юнәлешендәге эшчәнлекне югары бәяләде.
– Һичшиксез, “Орлан” проекты Башкортстан халкында киң яклау тапты, аны алга таба үстерүне сорыйлар, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Киләсе этапта, Уфа тимер юл боҗрасын үз эченә алган транспорт каркасы барлыкка килсен өчен көнчыгыш һәм көнбатыш юнәлешләрендә яңа “карлыгачлар”ны хәрәкәткә кушу мөһим.
Уфа тимер юл боҗрасын проектлауга федераль бюджеттан 386 миллион сум акча бүлү Русиянең Финанс министрлыгында карала, дип хәбәр итте Башкортстан Хө­күмәтендә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер Рәиф Абдрәхи­мов.
2019 елның сен­тябрендә Мәскәүдә үткән транспорт форумында “Русия тимер юллары” җәмгыя­те белән Башкортстан Хөкүмәте арасында “Дим — Көньяк – Иг­лин участогында икен­че тоташ юллар төзү турында” киле­шүгә кул куелды, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Бәясе 6 миллиард сум тирәсе торган проект 19 километр арада икенче тимер юл линиясе, өч күпер, шул исәптән Агыйдел елгасы аша, һәм ике юлүткәргеч төзүне үз эченә ала. Төзелеш 2022-24 елларга билгеләнгән. Якынча планнар буенча, республика Уфа-аэропорт трассасында һәм Чесноковка бистәсе янында ике юлүткәргечне финанслауны үз өстенә алачак. “Русия тимер юллары” елга аша өч күпер һәм тимер юлны төзүгә инвестицияләр кертергә ышандыра.
Проект Уфа ярымутравының шәһәр электричкасы янындагы боҗра маршрутын тәэмин итәргә тиеш. Ул Дим-Шакша участогы буенча баручы ун шәһәр яны поезды хәрәкәтен тизләтергә һәм Уфа станциясеннән Иглингә кадәр сигез электричканың үтәли хәрәкәтен оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас: