+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бишбүләктә "Ыкның чиста ярлары" акциясе үтте

Шушы көннәрдә Бишбүләк районы хакимяте, акция символы - кубок алып, эстафетаны Бәләбәй районы хакимиятеннән кабул итте һәм "Ыкның чиста ярлары" төбәкара экология акциясендә катнашты. Әлеге акция Экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәсе тарафыннан оештырылды, Бишбүләк районының Игнашкино авылында Ык елгасында үткәрелде.

Туймазы территориаль идарәсе башлыгы Азат Кәримов сүзләренә караганда, чараның төп максаты елга ярларын чүп-чардан арындыру гына түгел, тирә-як мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру, халык арасында экологик мәдәниятне арттыру да.

- Чара безнең республикада туган ягыбызны яратучы ярдәмчел кешеләр яшәвен раслады. Анда 70тән артык эколог, волонтёр, Бишбүләк районы хакимяте хезмәткәрләре, Михайловка авылы укучылары катнашты. Уртак тырышлык белән 8 кубометр чүп-чар, ауган агачлар һәм куаклар ботаклары җыелды, - дип ассызыклады Азат Кәримов.

Акциядә катнашучылар Башкортостан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының истәлекле дипломнары белән бүләкләнде.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: