+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дүртөйледә сөтчелек фермасы модернизацияләнәчәк

Дүртөйле районы хакимиятендә эшкуарлык сәгатендә инвестиция проектын карадылар.

Дүртөйле районы хакимиятендә эшкуарлык сәгатендә инвестиция проектын карадылар.

1000 баш савым сыерына сөтчелек фермасын модернизацияләү идеясе белән «Ленин» токымчылык заводы генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев таныштырды. “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында бозаулар, сыер абзары һәм сөт блогы төзү, шулай ук саву залы, таналар һәм технологик җайланмалар сатып алу планлаштырыла.

Әлеге проект якын араларда төбәк өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән “инвестиция сәгате”ндә каралачак.

Үз эшен Дүртөйле районы территориясендә ачарга теләүче эшкуарларны башта Башкортстан Инвестиция порталында https://investrb.ru/ru/ сайтында теркәлеп яисә 8(34787) 2-26-89, 2-19-48 телефоннары буенча язылып, «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашырга чакыралар.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: