+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар бакчасына рәхим итегез!

Уфаның Дим районы актив рәвештә үсешә һәм киңәя.

Уфаның Дим районы актив рәвештә үсешә һәм киңәя.

Халык саны арту сәбәпле, мәктәпләр һәм балалар бакчалары кебек социаль әһәмиятле объектларга да ихтыяҗ туа.

Күптән түгел генә «Серебряный ручей» микрорайонында яшәүчеләр өчен ике балалар бакчасы һәм 161нче лицей төзелде. 2019 елда "Яркий" бистәсендә яңа полилингваль мәктәп ишекләрен ачты. 2020 елда полилингваль балалар бакчасы да сабыйларны каршы алды.

Дим районында социаль-әһәмиятле объектлар төзү чираты моның белән генә тәмамланмый. «Серебряный ручей» һәм «Яркий» микрорайоннары артыннан тиздән Грозненский, Альшеевская урамнары һәм Баланово тыкрыгы белән чикләнгән «Белые росы» яңа микрорайоны төзеләчәк. Сүз дә юк, уңайлы яшәү өчен юллар салу һәм коммуникацияләр үткәрү генә түгел, социаль инфраструктура белән дә шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә торак йортлар белән янәшә инде хәзер үк 260 урынга исәпләнгән 252нче «Умка» балалар бакчасы төзелде.

- Балалар бакчасы төзелешен финанслау «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Учреждение 12 төркемгә, шул исәптән ике ясле төркеменә исәпләнгән. Балалар бакчасы төзелеше 2018 елның декабрендә башланды. 2019 елда объектта төп төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. 2020 елның маенда техник эшләтеп җибәргәннән соң, төзелеш-монтаж эшләре вакытында җитешсезлекләр ачыкланды. Соңыннан аларны бетерү процессы башланды, - диде Уфа шәһәренең Дим районы хакимияте башлыгы Айдар Базгытдинов.

Быел июньдә балалар бакчасы сабыйларны кабул итте.

Фото: Лариса Салихова.


Читайте нас: