+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батарейкаларны аерым җыегыз!

Уфада «Батарейкалар җыю атнасы» экология акциясе башланды.

Уфада «Батарейкалар җыю атнасы» экология акциясе башланды.

Чара «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектына ярдәм итү кысаларында «Экология» гомумдәүләт проекты буенча уза, аның нигезендә 2024 елга каты коммуналь калдыкларның кимендә 30 проценты эшкәртүгә юнәлтелергә тиеш.

Оештыручылар - Уфа шәһәр хакимияте һәм Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.

- Көндәлек тормышта кулланыла торган батарейкалар тирә-як мохиткә шактый тискәре йогынты ясый. Кешеләргә теләсә нинди калдыклар белән дөрес эш итү гадәтен өйрәтү мөһим, алар белән без көн саен очрашабыз. Батарейкаларны җыеп, куркыныч калдыкларны утильләштерү процентын арттырачакбыз, - дип билгеләп үтте акцияне оештыручылар.

Министрлык 2021 елның 22 июненнән 28 июненә кадәр Уфа шәһәрендә яшәүчеләрне батарейкалар җыю атнасында катнашырга һәм Бельская урамы, 70 адресы буенча урнашкан «Лента» гипермаркеты янындагы махсус кабул иту ноктасында кулланылган аккумуляторларны һәм электрониканы тапшырырга чакыра. Моны теләсә кайсы уңайлы вакытта, тәүлек әйләнәсе эшләргә була.

Шулай ук тирә-як мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар җәлеп итү, халыкны табигатькә сакчыл карашта тоту һәм шәһәр халкының көндәлек тормышына каты коммуналь калдыкларны селектив җыю күнекмәләрен кертү өчен, аларны алга таба эшкәртү максатында шул исемдәге экологик конкурс үткәрелә.

Фото: cityreporter.ru


Читайте нас: