+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Сәламәтлек поезды” - Яңавыл районында

Яңавыл халкы башкаладан табиблар килүгә бик шат.

Яңавыл халкы башкаладан табиблар килүгә бик шат.

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе оештырыла. Бу чара беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү, хроник авырулары, кан әйләнеше системасы, онкология авырулары булган пациентларга диспансер күзәтүе оештыру максатында үткәрелә.
Шушы көннәрдә Яңавыл районының Ямады авылы амбулаториясендә табибларның мобиль бригадасы эшли башлады, шулай ук, флюорография һәм маммография үтү өчен күчмә комплекс эшләде. Моннан тыш, күчмә ФАПта барлык теләүчеләр яңа короновирус инфекциясеннән вакциналау уза алды.
"Белгечләр килүенә без бик шат, чөнки шәһәр дәваханәсенә барып булмый. Ә монда анализлар бирү, тикшерү узу гына түгел, табибтан консультация алу мөмкинлеге дә бар”, — дип сөенә Салих авылында яшәүче Ирина Хисмәтова.
Акциясенең беренче көнендә Ямады авылында яшәүче 140тан артык кеше табиб тикшерүе үткән. Киләсе тукталышлар Яңа Артаул, Эткенә һәм Кисәк-Каен авылларында булачак. Акция 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: