+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юллар ялт итәчәк!

Уфада Һәдия Дәүләтшина бульварын яңарту дәвам итә.

Уфада Һәдия Дәүләтшина бульварын яңарту дәвам итә.
Юл эшләре март аенда ук башланды һәм бүген алар актив фазада. Исегезгә төшерәбез, бульварны капиталь ремонтлау «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Хәзерге вакытта юлчылар Николай Дмитриев урамыннан Завод урамына кадәр участокта, Һмдия Дәүләтшина бульвары буенча бордюр ташлары кую, борылмалар мәйданчыклары өчен грунт эшләү белән мәшгуль.
Техник полосаларны, җәяүлеләр юлын төзекләндерү, асфальт-бетон катламын җәю буенча эшләр төгәлләнде инде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре кысаларында юл төзүчеләр барлык трассаларны тергезәчәк һәм ныгытачак, электр тапшыру һәм элемтә линияләрен алыштырачак.
Шәһәрлеләр өчен уңайлы мохит булдыру максатыннан юлларны киңәйтү, өстәмә борылмалар булдыру, яңа тротуарларны ремонтлау, тышкы электр утларын урнаштыру планлаштырылган.
Фото: mishred.rbsmi.ru
Читайте нас: