+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада «Арт-Академия» яшьләрне җыйды

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык" федераль проекты кысаларында “Арт-Квадрат” бөтен республикадан иҗади яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр өчен ике көн дәвамында иҗади юнәлешләр буенча 7 белем трегы эшләде: «Музыка», «Бию», «Театр», «Кино», «Графика», «Халык» һәм «Сүз».

Программаны уздыруның ачык форматы яшьләргә перспективалы арт-продуктлар булдыруда һәм осталык дәресләрендә файдалы мәгълүмат алырга, шулай ук «Арт-Академия»нең экспертлары һәм башка катнашучылары белән рәсми булмаган шартларда аралашырга мөмкинлек бирде.
«Бу ике көн безнең республиканың яшь иҗатчыларына үзләренең креатив күнекмәләрен ачарга һәм экспертлардан яңа тәҗрибә алырга ярдәм итте. Үткәрелгән программа - төбәк арт-резиденциясен үстерү буенча уртак эшебезнең башы гына дип ышанам”, - дип билгеләде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яна Гайдук.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: