+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Биш айга нәтиҗә ясалды

Республиканың бик күп тармакларында үсеш күзәтелә.

Республиканың бик күп тармакларында үсеш күзәтелә.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә 2021 елның биш ае нәтиҗәләре буенча төбәкнең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен атады.
Әйтик, 2021 елның гыйнвар-май айларында сәнәгать җитештерүе индексы, уртача Русия дәрәҗәсенә (103,2 процент) якынаеп, 101,5 процент тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 2021 елның биш ае нәтиҗәләре буенча узган ел дәрәҗәсенә туры килә.
Торак төзү 2021 елның гыйнвар-май айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 25,5 процентка арткан.
- Республикада икътисадның билгеле бер үсеше саклана, - дип билгеләде Радий Хәбиров. Икенче яртыеллыкта аның темплары югарырак булыр дип ышанам. Русия Президенты 2024 елга кадәр билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылган эшләр икътисадны да күзгә күренерлек итеп үстерә. Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, бу күрсәткечләр тагын да артачак әле.
Читайте нас: