+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яланнарда сусыл печән исе...

Бүгенгә иң күбе Балтач районында печән хәзерләнгән.

Бүгенгә иң күбе Балтач районында печән хәзерләнгән.
Республика игенчеләре 233 мең гектар күпьеллык үләнне чаптырган. 28 июньгә булган мәгълүматларга караганда, бу күләм мәйданнарның яртысыннан артыгын (52 процент) тәшкил итә. Нәтиҗәдә, 157 мең тонна печән һәм 393,5 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Авыргазы, Дүртөйле, Кыйгы районнарында сенажны актив хәзерлиләр, анда чокырларга 30 мең тоннадан артык сусыл азык салынган.
Печәнне иң күбе Балтач районы хуҗалыклары хәзерләгән. Анда бу күрсәткеч - 8 мең тонна, Иглин, Нуриман районнары - 7 мең тонна печән хәзерләнгән. "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл хуҗалыкларын үстерү дәвам итә. Корылыкка карамастан, аграрийлар быел да былтыргы күләмдә печән әзерләүне күздә тота.
Читайте нас