+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ишегаллары матур булырга тиеш!

Республикада ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Республикада ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Уфада ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча «Башкортстан ихаталары» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. Быел 17 ишегалды территориясе төзекләндерелә, алар күпфатирлы 78 йортны берләштерә.

«Барлык проектлар да күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән килешенгән, бүлеп бирелгән финанслау һәм техник мөмкинлек кысаларында аларның теләкләре исәпкә алынган. Бүгенге көндә республика башкаласында барлык объектларда да эшләр тулы куәтенә бара", - дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Шәһәрнең Орджоникидзе районында «Башкортстан ихаталары» программасы буенча ике ишегалдын яңарталар. Шуларның берсе Ирек урамы, 51, 51/1, 53 һәм Димитров урамы, 242 адресы буенча урнашкан дүрт йорт яны территорияләрен үз эченә ала. Биредә балалар мәйданчыгын төзекләндерәләр, җиһазлар урнаштыралар. Юлларга яңа асфальт җәелде.

Нева урамы, 35, 35/1, 37, 37/1, Ирек урамы, 27, 27/1 һәм Кулибин тыкрыгы, 4 адреслары буенча берьюлы җиде йорт территориясе кергән икенче ишегалдында яңа борт ташы монтажланган, юлларны киңәйтелә, электр баганаларын күчерү бара.

Фото: Башинформ
Читайте нас