+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Табигатебез чиста булсын!

Башкортстанның эре предприятиесе Бөтенрусия экологик акциясенә кушылды.

Башкортстанның эре предприятиесе Бөтенрусия экологик акциясенә кушылды.

«Русия суы» акциясе бөтен ил буенча Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Шушы көннәрдә генә республиканың иң эре предприятиеләренең берсе - Благовещен районында урнашкан «Полиэф» җәмгыяте әлеге акциягә кушылды һәм Изәк елгасы яр буе территориясен чүп-чардан арындырды.

Берничә сәгать эчендә предприятие хезмәткәрләре 35тән артык зур чүп-чар пакетын җыеп тутырган. «ПОЛИЭФ»ның экология бүлеге башлыгы Анна Рогозина әйтүенчә, Башкортстанның башка оешмалары да сулыклар буенда тәртип урнаштыру юлы белән табигатьне саклауга үз өлешләрен кертсә, Башкортстанның табигате күпкә чистарыр иде.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас