+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Калдыкларны эшкәртүгә игътибар артачак

Моның турында "Туры линия" вакытында Президент Владимир Путин белдерде.

Владимир Путин аерым җыелган чүп-чарны бергә бутаучы операторларны җаваплылыкка тарттырырга тәкъдим итте. Русия Президенты Владимир Путин белән "Туры линиягә" чүп реформасы темасы буенча берничә мең сорау килгән иде. Волонтерлар сүзләренчә, халыкны барыннан да бигрәк чүп-чар чыгаруга тарифлар проблемасы борчый, алар күпчелек төбәкләрдә фатирда яшәүче кешеләр саны буенча түгел, ә квадрат метрлар буенча исәпләнә.
Тагын бер проблема - чүп эшкәртү заводлары булмау. "Хәзер бездә ел саен 60 миллион тонна калдык җыела. Әле бу юнәлештә беренче адымнарны гына ясыйбыз. Бездә калдыкларны 10 миллион тонна күләмендә аерым җыюга, 3 миллион тонна эшкәртүгә беренче инвестицияләр салынды", - дип билгеләде Русия Президенты.
Инде быел ук Русиядә калдыклар белән эш итү буенча 46 инфраструктура объекты булдырачаклар, дип хәбәр иттеләр Русия экология операторы вәкилләре. Шул исәптән калдыкларны эшкәртү һәм үтилләштерү буенча 13 комплекслы объект, 31 сортировка комплексы һәм гомум куәте 6,3 миллион тонна булган 2 эшкәртү предприятиесе.
Барлыгы 2030 елга кадәр калдыклар белән эш итүнең 868 объекты төзелергә яисә реконструкцияләнергә тиеш. Әлеге башлангыч "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылучы эшләрнең иң җитдиләре исемлегендә булмакчы.
Читайте нас