+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә яңа аппарат кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк программасын гамәлгә ашыру максатларында Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә ультратавышлы "SonoScape S8Exp" сканеры алынды.

"SonoScape S8Exp" аппараты төсле, югары сыйфатлы портатив ультратавыш сканерыннан гыйбарәт.
- Әлеге җиһаз - дәваханә стационары функциональ диагностикасы бүлеген җиһазландыруга бик яхшы өстәмә. УЗИ яңа аппараты күбесенчә йөрәкне һәм тамырларны тикшерү өчен кулланылачак, - дип билгеләде медицина оешмасының баш табибы Ринат Нагаев.
Моннан тыш, "SonoScape S8Exp" ультратавыш аппаратында акушерлык өчен 4D функциясе бар, ул йөкле хатын-кызларны караганда яралгының кайбер кимчелекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Читайте нас: