+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңавылда «Эшкуарлык сәгате» үтте

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңавыл районы җитәкчелегенең малтабарлар белән «Эшкуарлык сәгате» форматында күчмә очрашуы булды. Очрашу урыны - эшкуарлыкның 10 субъекты эшчәнлек алып бара торган элекке консерва заводы территориясе.

Хәзерге вакытта биредә хәл борчуга сала: чүп-чар җыелмаган, чүп үләннәре чабылмаган, шпаллар аунап ята. Очрашуда катнашучылар әлеге участокны төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, контроль сроклар билгеләделәр, шулай ук бу эшкә җәлеп ителүчеләр даирәсен билгеләделәр. Проблемалы мәсьәләне хәл итү гамәлдәге эшкуарларның уңай имиджын ныгытуга ярдәм итәчәк.
"Закон нигезендә якындагы территорияне тәртипкә китерү, үз участокларында чисталыкны һәм тәртипне саклау беренче чиратта бизнес милекчеләренең үзләренә йөкләнгән. Кайдадыр мәсьәләне хәл итүгә хезмәт күрсәтү оешмаларын да җәлеп итәргә кирәк булачак», - дип юнәлтте эшкуарларның игътибарын Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов.
Фото: Яңавыл районы хакимияте
Читайте нас: