+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәсәгутьтә яңа парк төзелә!

Башкортстанның Дуван районы үзәге Мәсәгуть авылында "Гаиләнең актив ялы" паркы төзелеше ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында бара.

Башкортстанның Дуван районы үзәге Мәсәгуть авылында "Гаиләнең актив ялы" паркы төзелеше ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында бара.

Кайчандыр ташландык парк территориясен үзгәртү ике этапта уза. Төзелешнең беренче этабы узган елда тәмамланган. Ул вакытта биредә тротуар, балалар зонасы, резина өслекле ГТО спорт мәйданчыгы, ял итү һәм өстәл уеннары өчен территория барлыкка килгән. Шул ук вакытта яктырту үткәрелгән, парк һәм баскетбол зонасы коймалары куелган.

Быел хезмәткәрләр төзелешнең икенче этабына кереште. Әле скейт җиһазларын җыю бара, балалар мәйданчыклары өчен коймалар куела.

"Хөрмәтле якташлар! Шуны да искәртеп үтәсе килә: без яшәгән урынның матурлыгы һәрберебездән генә тора! Әйдәгез, башкаларның хезмәтен хөрмәт итик, безнең уртак уңайлыгыбыз өчен булдырылганның кадерен белик", – дип мөрәҗәгать итә районда халыкка муниципаль берәмлек хакимияте.

Быел шулай ук балалар мәйданчыкларында уен комплекслары, эскәмияләр, урналар урнаштырылачак, баскетбол мәйданчыгы җиһазландырылачак.

Фото: Дуван районы хакимияте сайтыннан
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: