+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бакалы дәваханәсе яңа аппаратлы булды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Бакалы үзәк район дәваханәсенә үпкә флюорографиясе өчен рентген аппараты файдалануга тапшырылды.  

Бакалы дәваханәсе яңа аппаратлы булды
Бакалы дәваханәсе яңа аппаратлы булды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Бакалы үзәк район дәваханәсенә үпкә флюорографиясе өчен рентген аппараты файдалануга тапшырылды.

— Үпкә рентгены флюорографиянең сыйфатлы альтернативасы булып тора. Флюорография кешегә карата түбәнрәк радиация йогынтысына ия, ләкин шул ук вакытта, үпкә рентгены белән чагыштырганда, сәләте түбәнрәк, - дип сөйли баш табиб Илдар Гәрәев. - Рентген үпкә авыруларына шикләнгән очракта билгеләнә, ә флюорография – профилактик алым.
2021 елда барлыгы федераль бюджет акчасына нурланыш терапиясе өчен 370 миллион сумнан артык 44 берәмлек җиһаз сатып алынган.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасының төп максаты — уңайлы шартларда, шул исәптән республиканың ерак урнашкан торак пунктларында яшәүчеләр өчен, сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме күрсәтү.

Фото: https://gtrk.tv/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: