+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Социаль объектлар төзелеше — мөһим юнәлеш

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә республикада медицина учреждениеләре төзелеше турында әһәмиятле пост урнаштырган.  

Социаль объектлар төзелеше — мөһим юнәлеш
Социаль объектлар төзелеше — мөһим юнәлеш

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә республикада медицина учреждениеләре төзелеше турында әһәмиятле пост урнаштырган.

“Коронавирус сизелерлек дәрәҗәдә безнең планнарны үзгәртә, ләкин без аерым мөнәсәбәттә булган юнәлешләр бар. Беренче чиратта бу — социаль объектлар төзелеше. Планнарыбыз турында сөйлим.
Башкортстанда без сәламәтлек саклауның 9 эре объектын күтәрәбез. Аларның икесе — Чакмагыш һәм Бөредәге поликлиникаларны быел тапшырабыз.
2022 елда Уфаның Затон бистәсендәге поликлиниканы, Куватов исемендәге Республика дәваханәсе поликлиникасының яңа корпусын һәм Кардиоүзәкнең хирургия корпусын төзеп бетерәчәкбез.
Безнең бер проблемалы объект бар — Учалы дәваханәсенең хирургия корпусы. Намуссыз генподрядчы аркасында без анда вакытны югалттык. Әле хәлне төзәттек, төзелеш һичшиксез тәмамланачак. Алдан ниятләгәнчә, бу 2023 елда булырга тиеш.
2021 елда республикабызның төрле авылларында 73 ФАП тапшырачакбыз. Бу үткән ел төзелгән 120 ФАПка өстәмә булачак.
Перспективалар турында — Уфада балалар онкогематологиясе үзәге, Баймакта балалар поликлиникасы, Мәсәгутьтә поликлиника төзергә планлаштырабыз.

Фото: https://vk.com/wall413272232_652006?z=photo413272232_457262329%2Fwall413272232_652006

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: