+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар спорт белән шөгыльләнсен өчен!

Башкортстанның Күгәрчен районы Әлмәс авылы белем бирү учреждениесендә спорт залын ремонтлау башланган.

Балалар спорт белән шөгыльләнсен өчен!
Балалар спорт белән шөгыльләнсен өчен!

Башкортстанның Күгәрчен районы Әлмәс авылы белем бирү учреждениесендә спорт залын ремонтлау башланган.

Бу республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Һәр баланың уңышы" программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Бина күп еллар дәвамында капиталь ремонтка мохтаҗ булган. Балалар һәм яшьләрнең талантларын үстерү һәм ярдәм итү системасын булдыруга юнәлтелгән «Һәр баланың уңышы» программасы ярдәмендә авылда заманча спорт залы барлыкка киләчәк.

Төзүчеләр ремонтны июль ахырына тәмамларга планлаштыра.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: