+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты

Октябрьский китапханәчеләре Чабаксарда “Мәдәниятара аралашу киңлегендә китапханә” төбәкара мәдәни форумда катнашты.

Китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты
Китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты

Октябрьский китапханәчеләре Чабаксарда “Мәдәниятара аралашу киңлегендә китапханә” төбәкара мәдәни форумда катнашты.

Төбәкара мәдәни форум Чабаксарда берничә мәдәният учреждениесе базасында узды һәм Чувашстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллыгына багышланган иде. Әлеге чара Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” федераль проекты кысаларында уздырылды.

Октябрьский шәһәр округындагы “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” оешмасын аның директоры Елена Гришкова, баш китапханәче Лүзия Хәйретдинова һәм “Райский сад" клубы җитәкчесе Фирдәвес Батдалова тәкъдим иттеләр. Форумда катнашучылар бик зур тәэсирләр, яңа идеяләр белән кайтты.

"Безгә бик ошады, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Чабаксар — матур, чиста шәһәр, музейлар һәм мәдәни артефактлар күп, без чуваш мәдәниятен үзебез өчен яңадан ачтык. Чувашстанның Милли китапханәсе искиткеч техник җиһазланышы, милли колориты, хезмәткәрләрнең профессиональлеге һәм сизгерлеге белән таң калдырды. Форум программасы бик бай эчтәлекле булды, төрле төбәкләрдән килгән коллегалар белән аралашу, тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу бик күңелле булды", — дип сөйләде Елена Гришкова.

Форум эше “Яшьләр даирәсендә китапханә һәм полимәдәни җәмгыять кыйммәтләрен формалаштыру” һәм “Яңа буын китапханәләрендә туган якны өйрәнү” секцияләрендә алып барылды. Туган якны өйрәнүче белгечләр утырышы "тере аралашу" форматында узды: һәр чыгыш җентекләп анализланды, катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты, бер-берсенә сораулар бирде, булган проблемаларны бергәләп хәл итте. Экспертлар китапханәне вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү өчен тәгаенләнгән киңлеккә әйләндерергә һәм үз идеяләрен: театр постановкалары, библиотөннәр, язучылар яшәгән урыннар буенча виртуаль экскурсияләр, подкастлар һәм аудиокитаплар тәкъдим иттеләр.

"Туган якны өйрәнү” секциясендә күп яңалык белдем, хезмәттәшләребез белән уртаклашыр нәрсә күп булды. Шәҗәрә төзү буенча уникаль тәҗрибә ярап куйды, Башкортстан туган якны өйрәнү генеалогиясе өлкәсендә шәҗәрәләр төзүгә, тарихи документларны раслауга һәм архивларга мәгълүмат тапшыруга җитди фәнни эш күрсәтә", — ди Лүзия Хәйретдинова.

Октябрьский делегациясе вәкилләре форумга буш кул белән бармаган, китапханәчеләр Чуваш Милли китапханәсенә Башкортстан һәм быел 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Октябрьский шәһәре турында китаплар комплекты тапшырган.


#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: