+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Велоузышта иң җитезләр җилдерә!

Мәләвез шәһәрендә велоспорт буенча республика беренчелеге узды.

Велоузышта иң җитезләр җилдерә!
Велоузышта иң җитезләр җилдерә!
Мәләвез шәһәрендә велоспорт буенча республика беренчелеге узды.

Шушы көннәрдә Мәләвез шәһәрендә кадетлар арасында шосседа велоспорт буенча республика беренчелеге узды. Ишембай районының яшь спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Чара Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы “Спорт - тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында үтте.

"Велоузышта Ишембай районы буенча велоспорт һәм триатлон бүлекчәсе укучылары да катнашты һәм лаеклы нәтиҗә күрсәтте", - дип белдерделәр район хакимиятендә.

2010-11 елгы кызлар арасында төркем ярышларында 10 километр дистанциядә Сәфинә Шаһиева – 1 урын, Әминә Ишембаева 2 урынны яуладылар.
2006-07 елгы үсмерләр арасында 30 километр дистанциядә Тимур Миргаләветдинов 3 урынны яулады.
2008-09 елгы егетләр арасында 20 километр дистанциядә Артур Байгилдин 3 урынны алды.
2008-09 елгы кызлар арасында 20 километр дистанциядә Аделина Уразаева 3 урынга ия булды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: