+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Яшел фитнес"ка килегез!

Сәламәт булыйк!

"Яшел фитнес"ка килегез!
"Яшел фитнес"ка килегез!

"Яшел Фитнес" - шәһәр паркларында һәм скверларында урнаштырылган тренажерларда даими һәм бушлай күнекмәләр ясау урыннары ул. Җәй буена халык йога, фитнес, зумба, йөгерү һәм башка бик күп дәресләргә йөри алачак.

Проектның барлык күнекмәләре турында zelfi.ru сайтында белергә мөмкин. Монда ук мәҗбүри теркәлү үткәреләчәк, шуннан соң сез шөгыльләнүгә QR-код алачаксыз.

Дәресләргә баргач, кыйммәтле призлар - ноутбук, квадрокоптер, электросамокат, "акыллы" үлчәүләр отарга мөмкин.

"Яшел фитнес" проекты тренировкаларында, яшенә карамастан, һәркем катнаша ала.

Уфада «Яшел Фитнес» ТК Art Plaza урамында (Х. Дәүләтшина бульвары, 9А) һәр пәнҗешәмбе саен 20:00 сәгатьтә уза.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 2024 елга 55 процентка җитәргә тиеш, ә 2030 елга Русия халкының физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр санын барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив тирәлектә спорт-масса эшен активлаштыру нәтиҗәсендә 70 процентка кадәр җиткерергә планлаштырыла.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: