+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бишбүләккә югары технологияле рентген комплексы кайтты

Бишбүләк үзәк район дәваханәсендә «ДИАКОМ» рентген диагностик комплексы урнаштырылды. 11,5 миллион сумлык югары технологияле җиһаз Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган.  

Яңа рентген комплексы 1 июльдән эшли башлады. Бу вакыт эчендә анда 50дән артык пациент тикшерелгән.

"Рентген комплексы күп кенә яшерен авыруларны диагностикалау өчен төп роль уйный. Аның ярдәмендә эчке органнарның формасын, хәлен һәм тонусын, шулай ук лайлалы тышчаларның рельефын бәяләргә мөмкин. Мондый җиһазлар теләсә кайсы диагностиканың үз вакытында ясалуына һәм төгәллегенә бәяләп бетергесез өлеш кертә», - дип билгели Бишбүләк үзәк район дәваханәсенең баш табибы Андриян Павлов.

Аның сүзләренә караганда, комплекс санлы диагностик сурәтләрне генә биреп калмыйча, аларны эшкәртеп, алган мәгълүматны алга таба саклау һәм тапшыру мөмкинлеге дә бирә. Ул йогышлы, шешле һәм травматик авыруларны, ашказаны һәм эчәк авыруларын һәм башка күп органнардагы тайпылышларны дөрес ачыклау мөмкинлеге бирә.

Комплексның бәхәссез өстенлекләре — аз нурланыш дозасы, сурәтнең югары сыйфаты, чагыштырмача зур булмаган бәясе, пациентлар өчен уңайлы булу һәм башкалар. Тикшеренүләрнең күбесе өчен пациентны алдан әзерләү таләп ителми, ә күпфункцияле өстәлдә бер килүдә берьюлы берничә тикшеренү үткәрергә мөмкин.
#национальныепроекты

Фото: gtrk.tv

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: