+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кардиология үзәгенә яңа җиһаз кайтты

Республика кардиология үзәгенә яңа кыйммәтле җиһаз кайтарылды, ул — компьютерлы рентген томографы. Аны алыр өчен федераль бюджеттан 55 миллион сум акча сарыф ителде.  

Яңа җиһаз Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча алынды.

Томограф йөрәкне һәм баш миен тикшерү өчен тәгаенләнгән. Яңа җиһазда йөрәк-кан тамырлары патологиясен җентекле күреп була. Аппаратта кардиопрограмма да бар, аның ярдәмендә йөрәккә компьютер томографиясе эшләп була.

Әлеге вакытта бездәге кардиология үзәге программалы тәэмин ителеш буенча федераль үзәкләрдән ким түгел.

Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: