+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңартылган сквер күз явын алып торачак!

Башкортстан башкаласында җәмәгать урыннарын төзекләндерү дәвам итә. Аларның күбесе "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" төбәк проекты ярдәмендә дә яңартыла.

Яңартылган сквер күз явын алып торачак!
Яңартылган сквер күз явын алып торачак!

Хәзерге вакытта Уфада гомумдәүләт проекты буенча төзекләндерелүче урыннарның берсе — Рихард Зорге урамындагы 44нче йорт янындагы сквер.

Эшләр кысаларында демонтаж һәм җир эшләре, җәяүлеләр өчен юллар һәм тротуарлар, урналар һәм эскәмияләр урнаштыру каралган. Моннан тыш, тышкы яктырту җайланмалары да планлаштырылган. Шулай ук, сквер территориясен яшелләндерү күздә тотыла — яңа агачлар һәм куаклар утыртачаклар.

Эшләр 2000 квадрат метрдан артык мәйданда алып барыла. Подрядчы оешма хезмәткәрләре җәяүлеләр юлларына брусчатка салды һәм яңа бордюр ташлары урнаштырды.

Скверны төзекләндерү быел августта тәмамланырга тиеш.#национальныепроекты

Фото: gtrk.tv

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: