Хирургия корпусына заманча "Диаком" санлы рентген комплексы урнаштырылды. Җиһазларның бәясе 11 миллион сумнан артык.
Яңа техника искегә караганда бик күп өстенлекләргә ия. Җайланма куркынычсызрак, нурланыш йөкләнеше түбән һәм тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау өчен заманча программа белән тәэмин ителгән.
"Аппарат югары сыйфатлы диагностика сурәтләрен җиңел һәм тиз алырга мөмкинлек бирә. Электрон рәвештә саклана торган сурәтне җентекләп карау өчен зурайтырга мөмкин. Бу динамикада чагыштыру өчен табибка уңайлы. Өстәвенә, лаборантка хәзер пленкалар белән мәшәкатьләнергә кирәкмәячәк. Бу вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә, пациентларны күбрәк тикшерергә мөмкин булачак. Нәтиҗәдә, чирне башлангыч стадияләрдә ачыкларга, дәвалауны иртәрәк башлап җибәрергә була", - дип сөйләде Дүртөйле районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Хаматов.
Фото: durtuli.bashkortostan.ru