-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда быел 61 ФАП төзеләчәк

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 40 фельдшер-акушерлык пункты сатып алуга 128 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Әлеге чара авыл җирлегендә ерак территорияләрдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәменең кулай булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Башкортстанда быел 61 ФАП төзеләчәк
Башкортстанда быел 61 ФАП төзеләчәк

Белгечләр аңлатканча, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матди-техник тәэмин итү идарәсе "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында модульле 40 фельдшер-акушерлык пункты сатып алуга ике аукцион игълан итте. Бу максатларга ведомство 128 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирергә әзер. 100дән 800 кешегә кадәр халкы булган торак пунктларда ФАПлар урнаштыру планлаштырыла.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу – ул чын бәйрәм, аны урындагы халык күп еллар буе көтеп ала. Чөнки элекке ФАПлар еш кына уңайлы булмаган биналарда урнашкан һәм заманча таләпләргә җавап бирми.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республикада «2021-25 елларга Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында 61 ФАП төзеләчәк. Бу максатларга планлаштырылган финанслауның гомум күләме 225 миллион сум тәшкил итә.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: