+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды

Бу Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Онкология авырулары белән көрәш» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды
Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды

Шушы көннәрдә Уфаның 32нче поликлиникасы базасындагы амбулатор онкология ярдәме үзәгенә 14,6 миллион сумлык яңа җиһаз кайтарылды.

- Бу йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерү өчен ультратавыш системасы, - дип сөйләде сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева.

Җиһазның техник характеристикасына ярашлы, ул югары нәтиҗәле һәм төгәл диагностиканы тәэмин итә, шулай ук катлаулы кардиологик тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, булдырылган амбулатория онкология ярдәме үзәкләрен җиһазландыруга быел республика бюджетыннан 75,5 миллион сум юнәлдерелгән.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: