+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Республикада “Үсеш нокталары” арта

Мәләвез районы укучыларына да яңа мөмкинлекләр ачыла.

Республикада “Үсеш нокталары” арта
Республикада “Үсеш нокталары” арта
Мәләвез районының Нөгеш урта мәктәбендә яңа уку елында табигый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәге оештырылачак. Билгеле булуынча, максатлы эш Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Нөгеш мәктәбендә “Үсеш ноктасы” проекты ярдәмендә 1 сентябрьгә химия, физика һәм биология кабинетлары яңартылачак. Биредә яңа санлы лабораторияләр барлыкка киләчәк, алар балаларга уку материалларын яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук быел “Заманча мәктәп” төбәк проектында Дарьино һәм Корнеевка мәктәпләре дә катнашты. Болар барысы да "Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырылды.
 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин


 
Фото:srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: