+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфадан өч укучы җиңүче булды!

“Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы финалында иң белемлеләр көч сынашты.

Уфадан өч укучы җиңүче булды!
Уфадан өч укучы җиңүче булды!

“Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы финалына Уфаның алты укучысы чыкты. Үз проектлары ярдәмендә бишенче һәм җиденче сыйныфлардан 660 укучы “Артек” Халыкара балалар үзәгенә ял итәргә китте. Финал ярышларында Башкортстан башкаласыннан өч укучы җиңде.

93нче мәктәп укучысы Кирилл Рыбаков һәм 41нче мәктәп укучысы Полина Пауткина экологик проблемалар юнәлешен сайлаган һәм “Төп нәрсә турында сөйлә” дигән тема буенча катнашканнар. Ә 123нче лицейдан Елизавета Белова “Игелек кыл” номинациясендәге волонтерлык һәм социаль эшкуарлык белән бәйле проектны сайлаган.
Конкурсантларның остазлары — Эльмира Солтанова, Юлия Шатилова һәм Лариса Захарова.

Кыйммәтле бүләкләрдән тыш, конкурста җиңүчеләр бөтен ил буйлап — “Мәскәү - Владивосток” маршруты буенча “Зур тәнәфес” поездында сәяхәткә билет алачак.

“Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Әлеге чараның максаты — балаларның фән, технологияләр, иҗат, бизнес, журналистика, волонтерлык эшчәнлеге, урбанистика, экология һәм башка юнәлешләрдә потенциалын ачу.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин


Фото: Уфа шәһәре хакимияте.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: