-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кырык биш төбәк арасында - алдынгы!

Башкортстан 2021 елның икенче кварталы йомгаклары буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында җиденче урынга күтәрелде.

Кырык биш төбәк арасында - алдынгы!
Кырык биш төбәк арасында - алдынгы!

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итә:

"Проектның асылы - предприятиеләрне идарә итү һәм оештыру чаралары ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм барлык процессларны оптимальләштерергә өйрәтү.

Безнең төбәк компетенцияләр үзәге илнең 45 субъекты арасында иң яхшысы булды. Төбәктә предприятиеләрнең сакчыл җитештерү инструментларын кертү һәм үстерү буенча проектларны гамәлгә ашырудан канәгатьлеге дә исәпкә алына.

Без инде 51 җитештерү агымын оптимальләштердек, анда хезмәт җитештерүчәнлеге 5тән 30 процентка кадәр арткан, lean-инструментларга 1,4 меңнән артык хезмәткәрне өйрәттек.

Гомумдәүләт проектында Башкортстанның 113 предприятиесе катнаша. Алар арасында « "Башкортстаннефтезаводстрой", "Туймазы автобетоновозлар заводы", "Искож" заводы, "Белзан", "Синтез-каучук", "Прогресс" производство берләшмәсе, Уфаның иң эре төзүчесе - "Эре панельле йорт төзелеше» тресты һәм башкалар.

#БашкортстанГомумдәүләтПроекты #Хезмәт Җитештерүчәнлеге

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: