+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Басу көне" семинар-киңәшмәләре башланды

Республикада авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган гомумдәүләт проекты ярдәме белән эшләр актив бара.

"Басу көне" семинар-киңәшмәләре башланды
"Басу көне" семинар-киңәшмәләре башланды


Республикада бу үсемлекчелек сезонында беренче "Басу көне» семинар-киңәшмәсе башланды. Яңа уңышны җыю стратегиясен һәм тактикасын төньяк урман-дала зонасындагы Калтасы районының иң эре «Победа» авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында карый башладылар.

"Соңгы вакытта күп кенә төбәкләр территориясеннән узарга туры килде, — дип белдерде Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Бик күп кырларны карадым, чагыштырырлык нәрсәләр бар. Республикада үстерелгән игенчелек культурасы куандыра, аны безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эре компанияләр, фермерлар тарафыннан җитештерелә.

Бу сезон бездә шактый эссе булды, бу вакытлыча күренеш, дип өметләнәбез. Әмма шул ук вакытта климат җылынуга әзер булырга, яңа технологияләр, сортларны өйрәнергә кирәк. Биредә, "Басу көне" зона киңәшмәсендә, безнең төп бурыч - яңа фикерләр, идеяләр белән эшләү, гамәли тәҗрибәләрне карау һәм алга таба үсеш өчен бик күп мөһим нәрсәләрне туплау".

«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» филиалы директоры Юрий Петров үз чыгышында Башкортстанның ел уңышы сыйфатына дәүләт мониторингын үткәрү буенча пилот проектына кертелүен искәртте. 2022 елның 1 гыйнварыннан Русиядә ашлык җитештерү, саклау һәм сатуның барлык этапларын тулы күзәтеп торуның бердәм мәгълүмат системасын булдыруны күз уңында тоткан закон үз көченә керә.

«Безнең учреждение яңа уңыш ашлыгын, аның сыйфатын дәүләт мониторингына актив кушылды. Без аны "Ашлык балансы"на охшату өчен өйрәнәбез", - диде Юрий Петров.

Рәсми ачылудан соң семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларының тәҗрибәле чәчүлекләрен карады. Киләсе семинар иртәгә Әлшәй районында узачак.

#БашкортстанГомумдәүләтПроекты

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: